Гала- концертта очрашырбыз
Бөек Җиңүгә 80 ел

Гала- концертта очрашырбыз

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан игьлан ителгән «Алар даны мәңгелек» районкүләм сәнгать фестивале концертлары тәмам.

Кичә аның соңгысын, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри һәм авылдашлары хозурына Баландыш авылы җирлеге үзешчәннәре  тәкьдим итте. Авыл җирлегенең олысы да, кечесе дә катнашкан концерт кабатланмас күргәзмәләре, театраль күренешләре белән истә калды. Әлбәттә концертта җыр-биюгә дә, нәфис сүзгә дә урын зурдан булды. Аларны балалар, студент – яшьләр теләп башкарды. Әлеге номерларның да беришләре, башка җирлекләрнеке кебек, гала-концертка сайланып алыначак. 

Азактан сәхнәгә, фестиваль- бәйгенең әһәмияте турында сөуйләргә, үзешчәннәрнең уңышлы чыгышлары белән тәбрикләргә менгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов: «Иң -иңнәр белән Гала-концертта очрашырбыз» –  дип белдерде.

Фәнил Гаязов.  


Нет комментариев