Илебез Бөек Җиңүнен 80 еллыгын бәйрәм итә
Сугыш тәмамланганга 80 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Җиңү көне якынлашканда Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылар Бариева Р. Г., Гатиятуллина Р. Г. тыл ветераны Бибиниса апа Нургалиева һәм сугыш чоры баласы Зиннәтуллина Мөсаллимә апаның өйләренә барып бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
Ветераннар сугыш вакытындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Бибиниса апага сугыш башлаганда 9 яшь була. Ул бик яшь булуына карамастан, колхозда нинди эш бар - барысын да башкара. Үзе шикелле балалар белән бергә комбайн артыннан калган бодайны җыя, урак ура, борчак чаба. Җиңү көнен якынайту өчен зурлар белән бергә иртэ таңнан караңгы төнгә кадәр эшли алар...
Ә Мөсаллимә апа исә килгән кунакларга әтисе һәм абыйсын сугышка ничек озатуларын, сугыш бетү хәбәрен ишеткәч ничек шатланган вакытларын сөйләде.
Укучылар аларга җыр - биюләр, шигырьләр, үз куллары белән ясаган открыткаларын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев