Җиңү көне хөрмәтенә
Җиңү көне хөрмәтенә хәрби парадлар үткәрү традициягә әверелде.
Җиңү көнендә ветераннар очрашуы, тантаналы чаралар һәм концертлар уза, сугышчан дан һәйкәлләре, мемориаллар, Туганнар каберлегенә чәчәкләр салына.
Җиңү бәйрәме уңаеннан Олы Мишә авыл җирлегендә дә бик матур, күңелгә үтеп керерлек чара булып узды. Шушы матур чараны үткәрүдә күп көч куйган мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективына, авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсенең “Ядкәр” вокал ансамбленә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев