Мария Федоровна үз теләге белән фронтка, Ватанын сакларга китә
Бочкарева Мария Федоровна 1921 елның 3 августында ТАССРның Саба районы Теләче авылында колхозчы гаиләсендә туа.
1940 елда Теләче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Арча педагогика училищесына укырга керә. Педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, туган ягына кайтып, 1941-1942 елларда Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.
Мария Федоровна сыйныфташ кызлары белән (1940 ел)
1942 елның 12 апрелендә үз теләге белән фронтка, Ватанын сакларга китә. Мария Федоровна 1737 А.П. зенит-артеллирия дивизиясенең 7 батареясында махсус Мәскәү фронтында хезмәт иткән. Аларның бурычы Мәскәүгә бер генә фашист самолетын да җибәрмәү була.
Мария Федоровна сугышчан дуслары белән ( елы күрсәтелмәгән)
Мария Федоровна сугышчан дуслары белән (1944 елның 22 гыйнвары, Мәскәү шәһәре)
Сугыш тәмамлангач, 1945 елның 15 июнендә яшь кыз туган ягы Теләчегә кайта. 1945 елның 1 сентябрендә ул Теләче урта мәктәбенә укытучы булып эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя.
Фотода: 10 "а" сыйныф укучылары (1979 ел)
Бочкарева М.Ф. (8 апрель 1960 ел)
Сугышчан һәм хезмәт казанышлары өчен Бочкарева Мария Федоровна югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.
1989 елның 9 мае, Теләче авылы
Бөек Ватан сугышы ветераны, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Бочкарева М.Ф.ның чыгышы Әлеге чыгышның кызганычка каршы, датасы күрсәтелмәгән.
«Теләче» район газетасында Мария Федеровна хакында басылып чыккан язманы да сезгә тәкьдии итәбез:
Зөлфия Ибраһимова.
Мәгълүматлар һәм фотолар Теләче район архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев