Мәтәскәлеләр якташларын хәтердә яңарттылар
Олы Мәтәскә авылында 9 май - Жиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы чара узды.
Бу көнне мәктәп укучылары, мөгалимнәр, гомумән һәркем тыныч тормыш бүләк иткән батырларны кабат хәтердә яңартты. Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары да катнашып, ярдәм иткән авылдашларына рәхмәт сүзләре җиткерде. Концерт белән үрелеп барган бәйрәм, бергәләшеп урамда пешкән солдат боткасы ашау, чәй эчү белән тәмамланды. Менә шундый җылы чара белән мәтәскәлеләр якташларын хәтердә яңарттылар.
Җиңү бәйрәменең кайбер мизгелләре белән фотоларыбыздан таныша аласыз.
Эльмира Котдусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев