Олы Нырсы авылында Җиңү көне уңаеннан оештырылган чара оешкан төстә, матур узды, -дип хәбәр итәләр.
Авыл халкын бәйрәм белән Теләче муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе Илдар Мөбинов тәбрикләде. Тантанага махсус хәрби операциядан кыска вакытлы ялга кайтып килүче Рушан Сафинның да килеп керүе күңелле мизгелләрнең берсе була. Җырлар, биюләр һәм чыгышлар белән үрелеп барган чара сизелмичә дә үтеп киткән.
Нет комментариев