Теләче Информ

Теләче районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Өстәмә куаныч

Кичә, ягъни 1 март көнне, без язның беренче көненә аяк бастык, икенчедән, Рамазан ае башланды.

Бу көнне Олы Мәтәскә авыл җирлегендә яшәүчеләр өченче куанычны да кичерде: авыл мәдәният йортында "Алар даны мәңгелек" дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестиваленең чираттагы концертын тамаша кылдылар.

Җирлек үзешчәннәре тарафыннан күрсәтелгән концерт бик оешкан төстә узды. Анда Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары, укытучылары һәм студент – яшьләр аеруча актив катнашты. 

Мәтәскәлеләр тамашаны оештыру, коллективлар чыгышы, башкару осталыгы буенча фестивальнең дәрәҗәсен бер башка өскә күтәреп куйды. Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез концерт барышын  күрәсез.

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев