Район башлыгы  сугыш ветераннары  белән очрашты
Бөек Җиңүгә 80 ел

Район башлыгы сугыш ветераннары белән очрашты

Бүген район башлыгы Айрат Фатхуллин, сугыш ветераннары - Әбде авылыннан Петр Павлович Никитин һәм Олы Нырсы авылыннан Алексей Иванович Писарев белән очрашты һәм аларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

Очрашуда  Петр Никитинга "Теләче муниципаль районының Мактаулы гражданины" Дипломы, ә Алексей Писаревка 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Совет халкының җиңүенә 80 ел тулуга багышлап уздырылган "Молодость XXI -Победителям" Бөтенроссия видеороликлар смотр - конкурсының төбәк этабында җиңүче Дипломы тапшырылды.


Без дә, үз чиратыбызда, хөрмәтле ветераннарга  ныклы сәламәтлек теләп калабыз!


Нет комментариев