Теләче Информ

Теләче районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Сугыш юлларын күзаллап... (район бәйгесе кысаларында)

Ерак юлны якын итеп һәр ел сәфәр кылам төньяк башкалага, Бу сугышта һәлак булганнарны миндәй искә ала башкалар да.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә Ленинград фронтының 23 нче Армиясе составына кергән 92 нче укчы дивизиянең 317 нче укчы полкында ак финнардан һәм немец фашистларыннан камалышта калган төньяк башкаланы саклауда катнашкан әтием - кызылармияче Шәрипов Габдулланың "Каменка" авылы янындагы хәрбиләр зиратындагы каберенә чәчәкләр салырга бардык.

Бу юлы сәфәрдәшем, юлдашым бертуган апам Миңлегөлнең улы Теләчедә эшләүче Илһам Гөбәев иде. Бабасының сугышчан юлларын күрү, белү теләген белдергәч, тормыш иптәше Зилә Гөбәева да (Теләче шифаханәсендә эшли) иренең бу уен хуплап ерак юлга чыгарга хәстәрлек күргән. Менә без Теләче - Түбән Кама - Санкт-Петербург маршруты белән бер атнага туристик юллама белән сәяхәткә, бөтен уңайлыклары булган автобуста юлга кузгалдык. Автобус тәрәзәсеннән карап барганда язгы кояш астында чәчәккә күмелгән алма, чия, шомырт, сирень агачлары күңелгә ниндидер яктылык, сихри ямь өсти. Бөтен җирдә бәйрәм рухы аңкый.
Чәчәкле Татарстанны уҗымнары җәйрәп яткан басулары белән Чувашстанны хозур табигатьле Түбән Новгородны куе урманнарга төренгән Владимир өлкәсен, урман-сазлыклы урыннары белән күңелгә шом сала торган Новгород өлкәсен, канкойгыч сугыш хатирәләрен яңартучы Ленинград өлкәсен узганда башка төрле уйлар килә.

Туган илен, җирен саклап башын салган батырларның соңгы юллары беткән урыннарны - хәрби каберлекләрне күргәндә ирексездән күзгә яшьләр килә. Канлы сугышларның кансызлыгына йөрәк сыкрый.

9 май 2025 ел, сәгать 12:00. Без Петербург шәһәре читендәге "Каменка" хәрбиләр каберлегендә әтием, бабабыз укчы рядовой Шәрипов Абдулла 1904-12.03.1943 г. (кабер ташындагы язу) каберенә чәчәкләр салабыз, аның рухына дога кылабыз. Хәтер юлын онытмаска сүз бирәбез. Шәрипов Абдулла Шәрип улы Шәтке авылында туган Теләче хәрби комиссариатыннан алынган. Тагын шуны әйтеп узарга кирәк, Илһамның әтисе ягыннан бабасы - Гөбәев Гыйният Олы Нырсы авылыннан Саба районы хәрби комиссариатыннан чакырылган кызылармияче 24.09.1943 елда һәлак булган. Ленинград өлкәсе Кировск районы подгорная станциясендә җирләнгән, күргәнебезчә аның ике бабасы да камалыштагы Ленинградны саклап һәлак булганнар.

Бер уйлап карасаң без бәхетле - аларның соңгы юлын күргәнгә.
Ә бит күпләрнең кабере чит җирләрдә, элеккеге Советлар Союзына кергән, хәзерге вакытта Рәсәйгә дус булмаган илләрдә иллә күп. Анда барырга, әти-бабаларының каберен табып, чәчәкләр салырга мөмкинчелек юк кызганыч.

 

Нурулла Гаптуллин.
Түбән Кама.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев