Теләче Информ

Теләче районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

«Умырзая»ларга уңышлар!

Ш. Закиров исемендәге XXV Төбәкара «Идел-йорт» конкурсы кысаларында Татарстанның үзешчән театр коллективлары спектакльләрен күрсәтүнең республика этабы 15 ноябрь көнне үзенең эшен тәмамлады.

Май аенда ук старт алган Конкурс театр традицияләрен саклауга, милләтара элемтәләрне ныгытуга, яңа исемнәр ачуга юнәлдерелгән. 
Быел бәйге Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган. Шуңа күрә конкурста катнашучы спектакльләр дә һәркемнең күңелен кузгата торган мәңгелек һәм актуаль тема: батырлык, тыл тормышы, гаилә сагышы, сугыш турындагы истәлек һәм тыныч тормышның нәзбереклеге турында. 
Сайлап алу турына барлыгы 46 гариза кабул ителде һәм финалга иң көчле һәм үткен 12 спектакль генә чыкты. Шулар арасында Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Умырзая” театр төркеме тарафыннан Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” (режиссеры Алан авыл мәдәният йорты директоры Җамалиева Г.Г.) спектакле дә бар. Җиңүчеләрне сайлап алуның соңгы көнендә, ягъни 15 ноябрь көнне аларга Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында мәртәбәле иң яхшылар исеме өчен көрәшергә туры килде. 
ТР Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурс үзәге» һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештырган бу конкурс, Татарстанда иң дәрәҗәле театр сәнгате смотрларының берсе булып тора. 
“Умырзая”лыларга уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев