Теләче Информ

Теләче районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Ватан азатлыгы өчен шәһит киткән якташларыбызның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды

Районыбызда бәйрәм митинглары 7 -8 нче май көннәрендә барлык авыл җирлекләрендә дә узды. Ә бүген традиция буенча, теләчелеләр бәйрәм парадын күзәтергә үзәк урамга җыелды.

Бәйрәм чарасы сугыш чоры техникасы,  укучылар, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр парады белән башланып китте. Митингта  мәйданга җыелган барча халыкны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы  белән  муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татартан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов тәбрикләде. Украинада махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялган кайткан бер төркем районыбыз егетләре  «Теләче районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләде. 

 

Биредә Ватан азатлыгы өчен шәһит киткән якташларыбызның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, обелиск янәшәсенә чәчәкләр салынды. Шулай ук кызыл канәферләр тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә төзелгән һәйкәл белән “Җиңү аллеясы”на куелды.

Бәйрәм мизгелләрен сез Фәнил Гаязов   фотоларында күрәсез.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев