2020 ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тутыру мәсьәләсе буенча вебинар булачак
Вебинар кысаларында каралучы тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган.
2021 елның 8 апрелендә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (НДФЛ формасы 3-НДФЛ). Милек сатканда 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр тапшырмаганда салым контроле» темасына мәгълүмати вебинарга чакыра.
Вебинар спикеры: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Сергеева Ирина Евгеньевна.
Вебинар кысаларында каралучы тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган. Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/36629829/8417857
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча һәм ачылган биттә «катнашачакмын» дип басарга кирәк.
УФНС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев