26 октябрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасының укучылар спартакиадасы кысаларында шашка һәм шахмат буенча муниципаль этап ярышлары булып узды. Шашка буенча ярышларда 2001-2002 нче һәм 2003-2004нче елгы укучылар, ә шахмат ярышларында 2001-2002 нче елгы балалар катнашты.
Ярышларда Теләче районының 7 мәктәбеннән (Шармыш, Иске Җөри, Үзәк, Кече Кибәхуҗа, Теләче, Олы Нырсы һәм Баландыш мәктәпләре)барлыгы 84 бала катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урында - Иске Җөри мәктәбе, 2 урында - Олы Нырсы мәктәбе, 3 урында - Теләче мәктәбе. Җиңүче мәктәп Теләче данын финал ярышларында яклаячак.
Нет комментариев