«Технокласс» робототехника һәм программалаштыру мәктәпләре челтәренең көндезге лагеренда планнан тыш тикшерү уздырганнар, аның нәтиҗәләре буенча 13 санитария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә сөйләүләренчә, лагерь белгечләрнең күз уңына эләгә - ул махсус реестрга кертелмәгән, санитар-эпидемиологик нәтиҗә юк, ә августта учреждение янындагы йортларның берсендә яшәүче көчле шау-шуга зарланган.
Ачык чыганаклардан 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булган яңа смена турында белгәч, белгечләр урынга чыга һәм биналарда көн саен дымлы җыештыру үткәрелмәвен, савыт-сабаны кул юу җайланмасында дезинфекция чаралары кулланмыйча юуларын, ә педагогларның берсенең медицина тикшерүе һәм вакцинация узу турында документлары булмавын ачыклый.
Тикшерү материалларын судка тапшырылган.
Нет комментариев