Казанда трамвай юлларын төзекләндерәчәкләр
В республике

Казанда трамвай юлларын төзекләндерәчәкләр

Казанда 2027 елда трамвай инфраструктурасын киң колачлы яңарту башланачак. Юл хуҗалыгын капиталь ремонтлауга республика хакимияте 3 миллиард сум акча җибәрәчәк.

Татарстан башкаласында барлыгы 107 трамвай эшли. Яше буенча парк чагыштырмача яңа: иң иске вагонга 13 ел, норматив хезмәт срогы 25 ел. Әмма инфраструктураның торышы аның мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирми. Трамвайларның уртача хәрәкәт тизлеге якынча 13 км/сәг тәшкил итә, исәпләнгән күрсәткеч 24 км/сәг.

Эшләр 2027 елның апрелендә башланачак. Иске шпаллар урынына тимер-бетон шпаллар салачаклар, рельслар һәм юл хуҗалыгының башка элементларын алыштырачаклар. «Метроэлектротранс " та билгеләп үтүләренчә,бу бер сезон өчен рекордлы ремонт күләме. Реконструкция вакытында янәшәдәге участокларда транспорт хәрәкәтен чикләргә туры киләчәк.


Нет комментариев