Казанда фатирны арендага алу отышлырак
В республике

Казанда фатирны арендага алу отышлырак

Казан бер бүлмәле фатирны сатып алуга караганда отышлырак булган дүрт Россия мегаполисы исемлегенә кергән. 2026 елның ноябренә шәһәрдә торак бәясе һәм еллык аренда индексы 20,9 га җиткән.

Казанда 37 кв. м мәйданлы бер бүлмәле фатирның уртача бәясе 8,2 млн сум тәшкил итә, ә шундый ук торакны арендалау аена 32,9 мең сумга төшә.

Казаннан тыш, торак алу отышлырак шәһәрләр исемлегенә Санкт-Петербург (индекс 20,8), Түбән Новгород (20,1) һәм Мәскәү (20) кергән. Алар барысы да Россия миллиончылары арасында фатирларның иң югары бәясе белән аерылып тора.


Нет комментариев