Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Этләр өчен – мәйданчык

Казанның Совет районында урнашкан Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янында этләрне йөртү өчен махсус мәйданчык барлыкка килде. Казанда йорт хайваннарын йөртү өчен урыннар җитмәве үзен нык сиздерә. Казанлылар гадәттә этләрне парк һәм скверларга алып чыгалар. Этләргә йөгерү, сикерү өчен иркен урын кирәк булса да, бер генә хуҗа да әйләнә-тирәдәгеләргә...

Казанның Совет районында урнашкан Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янында этләрне йөртү өчен махсус мәйданчык барлыкка килде.


Казанда йорт хайваннарын йөртү өчен урыннар җитмәве үзен нык сиздерә. Казанлылар гадәттә этләрне парк һәм скверларга алып чыгалар. Этләргә йөгерү, сикерү өчен иркен урын кирәк булса да, бер генә хуҗа да әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырмау максатыннан, әлеге урыннарда этен бәйдән ычкындырыга җөрьәт итми.

Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта этләрне йөртү өчен барлыкка килгән махсус мәйданчык койма белән уратып алынган һәм анда күнекмәләр һәм уеннар өчен махсус барьерлар урнаштырылган.

Мәйданчык проекты "Акварей" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан эшләнелгән, проект инвесторы "КОМЗ" җәмгыяте, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X