Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда полиция хезмәткәрләре пенсионер картның өендә корал складына тап булган

Әлеге хәл Баулы районында булган. Моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган 63 яшьлек ир-ат өендә утлы корал саклаган. Полиция хезмәткәрләре аның йортында ау мылтыгын кисеп ясаган ике корал, сугышчан патроннарга үзгәртелгән сигналлы "Наган-С" револверы, ТОЗ-Б һәм ТОЗ-БМ мылтыкларыннан комплектлаштырылган киселгән корал, бер көпшәле ике спорт-ау мылтыгы, сугышчан патронга үзгәртелгән ИЖ-38С...

Әлеге хәл Баулы районында булган. Моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган 63 яшьлек ир-ат өендә утлы корал саклаган.

Полиция хезмәткәрләре аның йортында ау мылтыгын кисеп ясаган ике корал, сугышчан патроннарга үзгәртелгән сигналлы "Наган-С" револверы, ТОЗ-Б һәм ТОЗ-БМ мылтыкларыннан комплектлаштырылган киселгән корал, бер көпшәле ике спорт-ау мылтыгы, сугышчан патронга үзгәртелгән ИЖ-38С пневматик мылтыгы тапкан. Хәзер хокук сакчылары әлеге ир-атка коралларның каян килүен һәм аның нинди максатта йортында корал склады оештыруын ачыклый.

РФ Җинаять кодексының 222 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев