Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

2026 ел башыннан Татарстан Республикасында 30 210 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү ала

Ай саен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга 382 млн. сумнан артык акча җибәрә. Әлеге чараларны алу хокукыннан күптән эшләүче белгечләр дә, оешмалардагы ачык вакансияләрне күптән түгел алган яшь табиблар һәм шәфкать туташлары да файдалана.

 Нәкъ менә шушы белгечләр пациентларның төп агымын кабул итә һәм даими югары киеренкелек  режимында эшли. Учреждениенең профиленә һәм медицина хезмәткәренең  вазыйфасына  карап, түләү күләме 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр үзгәрә. Аларны тәҗрибәле табиблар да, күптән түгел генә эшкә урнашканнар да  ала.

        Медицина оешмалары ай саен, айның 10 эш көненнән дә соңга калмыйча, Социаль фондка хезмәткәрләр реестрларын тапшыралар. Бу документта түләнә торган хезмәткәрләр турында шәхси белешмәләр, аңа түләнергә тиешле сумма,  шулай ук хисап өчен нигез булып торган эшчәнлек күрсәткечләре бар.

         Махсус социаль түләүләрне  фонд бүлеге  медицина оешмаларыннан реестрлар кергән айның соңгы көненнән дә соңга калмыйча күчерә. Аннан соң  "Дәүләт хезмәтләре"ндә  акча күчкәнлек турында хәбәрнамә барлыкка килә. Шуны да искәртергә кирәк, түләүләрне тулы булмаган эш көне режимында  эшләүчеләр дә ала.

         "Без поликлиникаларда һәм ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшнең нинди шартларда алып барылуын беләбез. Әлеге төр  түләү иң катлаулы участокларда эшләүче табибларга һәм шәфкать туташларына ярдәм итү өчен булдырылган. Җаваплылык  зур булган бу участокларда эш чит кешеләрнең гомере белән бәйле. Бу акчаларга салым салынмый һәм алар чираттагы ял  хисабында исәпкә алынмый”,  - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

    Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

   Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев