23 февраль - Ватанны саклаучылар көне
Хөрмәтле ир-егетләр, Ватан сагында торучылар, сугыш, Кораллы Көчләр ветераннары! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.
Бәйрәмнәр арасында 23 февраль аерым урын алып тора, ул намус һәм батырлыкны, хәрби бурычка тугрылыкны чагылдыра. Без бу көнне кырыс Армия мәктәбен үткән һәркемгә хөрмәтебезне белдерәбез, бүген сугышчан постта торучыларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, Кораллы Көчләр сафына барырга әзерләнүчеләрне олылыйбыз. Ватанны саклау - чын ир-егетнең төп бурычы. Намуслы хезмәт, якыннарыгызның язмышы өчен җаваплылык тою илнең ныклыгын, матур киләчәген билгели. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәркемгә сәламәтлек, аяз күк йөзе, гаиләләрегезгә иминлек телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, Теләче һәм Саба районнары буенча хәрби комиссариат Ватанны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев