Урып-җыю эшләренең барышы белән танышты
Район яңалыклары

Урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

Бүген районыбызга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

Ул Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин һәм Татарстан Республикасы Премьер - министр урынбасары -  авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Җаббаров белән берлектә, очкычтан районыбыз кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.  Азактан,  ул җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте базасында урнашкан ашлык чистарту һәм киптерү заводы биләмәсендә завод хезмәткәрләре, игенче - механизаторлар,  авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм эшмәкәрләр белән очрашып сөйләште, районыбызда җитештерелә торган торган авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать товарлары күргәзмәсе белән танышты. 

Хөрмәтле укучылар, бу хакта сез тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.


Нет комментариев