Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Әйдәгез, җиңүләр телик!

Россия Федерациясе Социаль Фонды Татарстан бүлеге клиентларга хезмәт күрсәтү коллективлары арасында спорт ярышлары үткәрү күркәм күренешкә әйләнде. Быел спартакиадалар аеруча үзенчәлекле -Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган форматта үтә.

11 апрель көнне беренче тур ярышлар курше Саба җирлегендә бик оешкан төстә узды. Арча,Биектау, Балтач, Әтнә, Кукмара,Мамадыш, Саба,Теләче районнарыннан килгән командалар көч сынашты. Беренче чиратта һәр команданың да зур әзерлек белән килгәне күзгэ ташланды.

Бәйгедә Теләчедән килгән спорт сөюче якташларыбыз (Валиуллина Инзилә,Галияхметов Раиф, Сабиров Ильдар, Шагимарданов Ильдар, Вафин Илхам) үзләренең коллегалары белән волейбол, теннис, йөзү, бадминтон буенча көч сынаштылар. Райондашларыбызга тиңнәр табылмады дисәк хич кенә дә ялгыш булмас. Чөнки барлык уен төрләре буенча да беренчелекне бирмәделәр, бары тик  волейбол, болейбол буенча  Арча командасы беренчелекне алды.

Җиңүчене егетләребезне 15 май көнне финал ярышларында Әлки районының Базарлы Матак авылы каршы алды. Анда  Социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча  50 дән артык үзләренең зона ярышларында җиңгән клиентларга хезмәт күрсәтү коллективлары  көч сынашты. Алар арасында Чаллы, Әлмәт, Чистай, Зеленодольск, Арча, Алабуга шәһәрләреннән килгән коллегалар да бар иде ( бу коллективларда 60тан алып 250 кадәр хезмэткәр эшли). Йөзү төре буенча теләчәлеләр – беренче.

Бу җиңүләрдә коллективның бердәмлеге  зур роль уйнамый калмагандыр. Ник дисәң – алар районыбызда узган спорт ярышларында да, җәмәгать эшләрендә дә хәрвакытта алдынгылар рәтендә.

Спорт сөюче команда  Кама тамагында узачак спартакиадага әзерләнә. Аларга  эшләрендә уңышлар, ә спартакиадага килсәк  җиңүләр телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев