Айсылу Мөлекова: «Бер кешегә дә “әйдә син языл” дип ялынганым  юк»
Район яңалыклары

Айсылу Мөлекова: «Бер кешегә дә “әйдә син языл” дип ялынганым юк»

Кичә “ТАТМЕДИА” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында 2025 елның беренче яртыелыгында газета-журналларга иң күп яздыручы почта хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Бүләкләнүчеләр  рәтендә Олы Кибәхуҗадан, инде унбиш ел шушы хезмәттә булган -  Айсылу Мөлекова да бар. Котлыйбыз!

- Безнең авылда газета-журналларга бик теләп язылалар. Бер кешегә дә “әйдә син языл” дип ялынганым  юк.  Авылда ничә йорт бар, һәммәсе дә газета ала, - диде Айсылу Исмәгыйль кызы.


Нет комментариев