Актив катнаштылар
24 гыйнвар көнне район мәдәният йорты фойесында бертөркем райондашларыбыз сеткалар үрде.
Әлеге игелекле эштә район газ хуҗалыгы, казначылык департаменты, район сәнгать мәктәбе, балалар иҗат үзәге, район үзәк хастаханәсе, район песия фонды, Теләченең «Кояшкай» балалар бакчасы, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре актив катнаштылар.
Әзер сеткалар тиздән Украинада махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга җибәреләчәк. Бу эштә оешма-предприятия эшләүчеләр, гомумән, райондашларыбыз тарафыннан зур оешканлык һәм активлык сорала.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев