Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алан авыл җирлегендә «Ярдәм янәшәдә» акциясе еш оештырыла

Алан авыл җирлегенә кергән Алан һәм Күкчә авылларында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга «Ярдәм янәшәдә» акциясе кысаларында ярдәм итү эшләре еш оештырыла.

- Әлеге изге эшкә җирлек халкы бик теләп катнаша. Мәдәният йортларында сетка үрү өчен тасмалар киселде, ак ипи турап киптерелде һәм аш пешерү өчен токмач әзерләнде. Әлеге ярдәмне оештыручы кызларыбыз Алан авылы мәдәният йорты директоры Җамалиева Гүзәлия, Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Антонова Рәйхана, Сәлахова Илсөяр һәм матди ярдәм күрсәткән, булышырга килгән җирлектә яшәүче авыл халкына олы рәхмәтемне белдерәсем килә, –  дип хәбәр итте әлеге  авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннатов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев