Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алан авылы мәдәният йортында сугыш чоры балалары өчен бәйрәм чарасы оештырылды

Кичә Алан авылы мәдәният йортында сугыш чоры балалары өчен бәйрәм чарасы оештырылды.

Җыр-моң, биюләр, истәлекләр бер-берсе белән үрелеп барган чарада чугыш чоры балаларының күз яшьләре аша сөйләнгән сүзләре, шигырьләре күңелдән күңелгә күчте. 

Олкәннәрне, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен бәйрәм белән Алан авылы  имамы Гатият Шугаипов, Алан авылы җирлеге башлыгы Айнур Зиннатов, Алан урта мәктәбе директоры Илсур  Гайбадуллин, Алан авылы мәдәният йорты директоры  Гүзәлия Җамалиева котлады.

Әлеге бәйрәм чарасында катнашучылар  чәй табынын әзерләргә ярдәм иткән иганәче Илдар Фәрит улы Фазылҗановка, концерт оештыру идеясе белән янып йөргән, балаларны сәхнәгә әзерләп чыгарган, бөтен күңелен мәдәнияткә, иҗтимагый тормышка багышлаган мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Җамалиевага һәм  авыл өстендәге болытларны куып таратырлык концертның алып баручысы Альбина Хәсәновага зур рәхмәтләрен җиткерә! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев