Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алан авылында, дүртенче тапкыр, «Итекле хоккей» ярышы булып узган

Алан авылында, дүртенче тапкыр, «Итекле хоккей» ярышы булып узган

-  Бу эшне башлап йөрүче авыл яшьләренә,  бигрәктә  Гаяз Кашаповка  зур рәхмәт.  "Алан"  ширкәте директоры Алмаз Фасхетдинов хәйриячелекнең дә матур үрнәген күрсәтә, бөтен финанс чыгымнарын үз өстенә ала. Бу юлы да бик күп кыйммәтле бүләкләр әзерләгән иде. Тәмле пылау,  чәй , коймак әзерләүче аш-су осталары да әлеге ширкәт хезмәткәрләре. 

Биш команда көч сынашачак ярышны Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин ачып җибәрде, командаларга уңышлар теләде. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарга чыгучыларның барысына да истәлек медальләре, бүләкләр, күчмә Кубок  тапшырылды, - дип хәбәр иттеләр Алан авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев