Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алданмагыз!

Ел башыннан Интернет - кырыкалдарлар татарстанлыларның 3 миллиард сум акчасын урлаган. Алар тозагына 211 яшүсмер, өч меңнән артык пенсионер эләккән.

Атна саен иллеләп  кеше зыян күрә. Җинаятьләрнең күпчелеге Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләрендә кылына. Алдануның нинди яңа ысуллары бар һәм кырын эшкә балаларны ничек җәлеп итәләр?

Мисал өчен, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Г. ханым кырыкалдарлар тозагына эләккән. Аны: “Оператор белән килешү вакытын озынайтырга кирәк, югыйсә, телефон номерын өзеп куячаклар”, -  дип куркытканнар. Ханым шалтыратучылар әйткәнне берсүзсез үтәгән. Нәтиҗәдә, ул җинаятьчеләргә 945 мең сум акча күчергән, бер өлешен кредитка алган.

Кабатлап әйтәм, ел башыннан татарстанлылар өч миллиард сум акчаларын югалтканнар. Гадәттә, яшүсмерләр, пенсионерлар алдана. Хәзер кырыкалдарлар видеоэлемтә аша да шалтыраталар, махсус ялган таныклыклар күрсәтәләр, иминлек чараларын  урап узу юлларын табалар.

- Кырыкалдарлар кешеләргә зур басым ясый, аларны балаларыннан, туганнарыннан бөтенләй читләштерәләр. Зыян күрүчеләрне өйдән китәргә, яңа телефон һәм “сим”ка сатып алырга күндергән очраклар да була. Шулай ук якыннарыннан качырып төрле банк операцияләр ясарга кушучылар бар, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлеге начальнигы урынбасары, полиция майоры Ленар Рәфыйков

Кырыкалдарлык - җинаятьләрнең катлаулы, авыр һәм озак ачыла торган төре булып санала. Дистанцион рәвештә башкарылганга күрә һәм зыян күрүчеләрнең барысын да югалткач кына полициягә мөрәҗәгать итүләре - аларны ачыклауны аеруча кыенлаштыра.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев