Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алкышларга, чәчәкләргә күмелделәр

Бу көннәрдә район мәдәният учакларында зур оешканлык һәм уңыш белән үзешчән һәм халык театрлары смотр - конкурсы бара.

Ул 2025 елның 3 сентябрендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан чыгарылган 126 номерлы карар нигезендә тормышка ашырыла. Әлеге смотр - конкурс районда театр сәнгатен үстерү, популярлаштыру, талантларны барлау, халык, бигрәк тә үсеп килүче буын күңелендә әхлакый  - рухи кыйммәтләр, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Югары Мәтәскә, Лесной һәм Урта Мишә авылы үзешчәннәре район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри, авылдашлары алдында имтихан тотарга өлгерде инде.

5 февраль көнне алар һәм авылдашлары алдында  Халисә Мөхәммәтдинованың ата - аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискен булуын, әби - бабадан сакланып килгән рухи һәм әхлакый кыйммәтләрнең халкыбыз арасында әкренләп юкка чыга баруын сурәтләгән  “Гафу итә алсаң, әгәр…” әсәре белән Караширмә авылы үзешчәннәре чыгыш ясады. Авыл клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева тарафыннан сәхнәгә куелган әлеге спектакльдә рольләрне Ильфира Гайнетдинова, Венера Шиһапова, Миләүшә Хәлиуллина, Фирдания Билалова Һәм Раилә Корбановалар башкарды. Спектакльдә студент кыз ролен Әкълимә ханым үзе башкарды

Тамаша халык белән шыгрым тулы залда үтте. Азактан, алар артистларны көчле алкышларга гына түгел,  чәчәкләргә дә күмделәр. Арада үзешчәннәрнең башкару осталыгына югары бәя биреп, аларның мөһим, тәрбияви эшкә алынуларын хуплап рәхмәт әйтүчеләр дә күп булды.

Болар һәм зур  тәрбияви мәгънәгә ия спектакль турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев