Аш – су әзерләү буенча чираттагы осталык дәресе узды
Бүген, 30 июль көнне, Теләчедә балалар һәм өлкәннәр өчен, аш – су әзерләү буенча чираттагы осталык дәресе узды.
Әлеге мәдәни чара, анда катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Һәркем үзен зур гаилә өстәле янына җыелган туганнар күк хис итте, милли ризыклар әзерләүдә катнашты, викторина сорауларына җавап бирде һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Иң актив катнашучылар үзләре белән истәлекле бүләкләр генә түгел, ә яңа белемнәр дә алып киттеләр.

– Атмосфера чын-чынлап җылы һәм күңелгә ятышлы иде. Балалар тәҗрибәле остазлары җитәкчелегендә төрле камыр ризыкларын ясарга өйрәнделәр, ә өлкәннәр яраткан гаилә ризыклар әзерләү серләре белән уртаклаштылар, – диде әлеге проектны гамәлгә куючы, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчес Әнисә Туктамышева.

Әлеге аш – су бәйрәмендә районга килгән мәртәбәле кунаклар да бик теләп катнашты. Балалар әзерләгән кош теле белән сыйландылар, үлән чәйләре эчтеләр, милли ризыкларга багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.

Әлеге бәйрәм «Татнефть» компаниясе гранты белән хупланган «Милли кухня традицияләрен торгызу — мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл» проекты кысаларында тагын бер адым булды. Мондый очрашулар милли мирасыбызны югалтмаска, аны өлкән буыннан яшьләргә тапшырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев