«Әти, әни, мин – велосипед гаиләсе» район бәйгесе узды
Бүген Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы базасында «Игътибар, балалар!» район профилактика акциясе кысаларында «Әти, әни, мин –велосипед гаиләсе» район бәйгесе узды.
Сәламләү сүзләрен Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы һәм Теләче муниципаль районының мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Н.В. әйттеләр. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция капитаны Илнур Хәлим улы Кәримуллин, ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н., Теләче муниципаль районы “Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчә җитәкчесе Сабирова А.Р., мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты Сәетова А.Н. һәм “Алдынгылар хәрәкәте»нең остазлары катнашында узды.
Бәйгедә Олы Кибәхуҗа, Шәдке, Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасыннан 7 гаилә катнашты. Гаиләләр «визит карточкасы», «юл йөрү кагыйдәләре буенча сораулар» һәм велосипед белән бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйгедә гаиләләр бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, шулай ук велосипедта яхшы йөри белүләрен дә күрсәттеләр. Барлык гаиләләргә дә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев