Татарстанда яшәүчеләр 30 августта Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәк.
Бу көн бәйрәм уңаеннан ял көне дип санала, ләкин татарстанлыларның озын яллары булмаячак. Чөнки, быел 30 август шимбәгә туры килә. Бу көн биш көнлек график белән эшләүчеләр өчен болай да ял көне булып тора. Федераль бәйрәмнәр очрагында мондый ситуацияләрдә өстәмә ял көне бәйрәм көненнән соңгы эш көненә күчерелә, нәтиҗәдә озын яллар килеп чыга. Республика бәйрәмнәренә килгәндә, мондый күчерү ясалмый.
Чыганак: https://tatar-inform
Нет комментариев