Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Авыл халкының беренче ярдәмчесе

Районыбызда табиб һөнәрен сайлаучылар,табиб булырга укучылар аз түгел. Тик, кызганычка каршы, укып бетергән яшьләрнең күбесенең авылга кайтасы килеп тормый. Бүгенге әңгәмәдәшем, авылда үскән егет.

Шәтке авылыннан. Азат Габдерахманов бүгенге көндә  районыбызның Үзәк бистәсендә фельдшер булып эшли. Балачактан килгән хыялларына тугъры калган егет белән фельдшер хезмәтенең җиңел һәм авыр яклары турында сөйләшеп алдык.

- Кечкенәдән күңелемә медицина якын булгангамы, мин бүтән һөнәр сайларга дигән уй белән яшәмәдем дә. Бу һөнәргә этәргечне миңа дәү әниләрем бирде, - диде ул. Әйе, бу аларның гаилә профессиясе дисәк тә була,   чөнки Азатның әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да әбиләре фельдшер булып эшләгән. Бертуган апасы да Казанда “Кызыл крест”та шәфкать туташы. Азат та профессия сайлаганда озак уйлап тормаган.  11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан медицина көллиятенә укырга кергән. Укыган чакта авыр вакытлар да булган, ләкин  әлеге һөнәрне сайлаганына бер дә үкенми.

 -  Укуны тәмамлауга, юлланма буенча  монда кайттым. 2023 елның августы иде.  Өч ай эшләгәннән соң армия сафларына китәргә туры килде.  Кайткач, эшемне биредә дәвам иттем. Эшли башлаганыма тиздән  бер ел була. Эшем ошый, шуңа эшләве дә җиңел тоела. Авыл халкы үзенчәлекле булса да ( биредә күпмилләтле халык яши), алар мине якын иттеләр.  Беренче эш көнемне, беренче пациентымны бүгенгедәй хәтерлим. Скорый буенча чакыруны да хәтерлим. Әле ул вакытта күп нәрсәләрне белми идем. Башка авылларда  эшләгән хезмәттәшләремә шалтырата- шалтырата, булдырып чыктым. Хәзер бөтен әйберне өйрәндем инде, эшләве җиңелрәк  хәзер -  диде ул.

Әлеге фельдшер -акушерлык пунктында алар дүрт кеше эшли. Пункт мөдире - Алсу Сабирова.  Хезмәт машинасы да бирелгәч, эшләре тагы да җиңеләеп киткән. Чөнки авыл кечкенә түгел, авылның бер башыннан икенче башына йөрүне җиңеләйткән ул. Алар 829 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 636 сы олы кеше, 193 е балалар.  Районга үз аягы белән йөри алмаучыларны  диспансеризациягә, флюорографиягә дә үзләре алып баралар.  Авыл фельдшерының төп вазифалары – халыкка беренче ярдәм күрсәтү, профилактика, айга бер мәртәбә йөри алмаучы авыруларның хәлен белү. Бөтен кешенең авыруларын гына түгел, яшәү шартларын, борчу-шатлыкларын, моң-зарларын, кәефләрен белеп тора Азат.  Сабыр, яшь булса да  төпле, ипле холыклы бу егет – авыл халкының беренче ярдәмчесе. Һәрбер авыруны шифалы кулы белән генә түгел, дөрес киңәше, җылы сүзе белән дә дәвалый ул.

Зөлфия Ибраһимова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев