Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Авылымның айлы кичләре"

Элек электән кышның озын кичләрендә хәр авылда күңелле итеп кич утырулар булган.

Өлкән апалар белән бергә яшьләр дә кул эшләрен алып, шундый өмәләргә йөргәннәр. Анда аларның хәрберсенең аерым шөгыле булган: җеп эрләу, оекбаш бәйләу, төрле үрнәктәге чигу эшләре һәм башкалар. Монда алар үз эшләрен генә күрсәтеп калмыйча, башкалардан бик күп кул эшләренә дә өйрәнеп кайтканнар. 13 март көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Авылымның айлы кичләре" дип исемләнгән чара утте. Авылның кул эшләренә иң оста хатын-кызлары аулак өйгә җыелып, кул эшләре эшләп, онытылып бара торган җырларны җырлап, чәй табыны артында күнелле әңгәмә корып утырдылар. Үткәрелгэн чара һәркем өчен дә файдалы булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев