Ахырын уйламыйлар
Җәйгә чыктыкмы, көн саен хәбәрләрдә мотоцикл, квадроцикл кебек транспорт чарасы катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйлиләр яки язалар.
Алардан чыгып кына да балаларга мондый «уенчык» бүләк итмәскә кирәк дигән нәтиҗә ясарга кирәк тә бит, ләкин, бала сорый бит, ул яшьтәшләре янында текә булырга тиеш дигән уй белән әти-әни ахыргы нәтиҗәне уйламый, транспорт чарасын алып бирә һәм күп очракта бу аянычлы нәтиҗәгә китерә.
Шулай ук соңгы вакытта районыбызда да питбайклар күбәеп китте, алар спорт ярышларында кулланыла торган транспорт чарасы булып торалар. Димәк, бу алар белән махсус мәйданчыкларда гына йөрергә ярый. Ул урыннарга барганда питбайклар белән идарә итеп барырга рөхсәт ителми, алар прицепка урнаштырылып барырга тиеш. Әгәр инде юлга чыгып йөриләр икән, бу очракта штрафка тартылалар. Ә инде балага әле 16 яшьтә тулмаган икән, бу очракта инде әти-әни дә җаваплылыкка тартылып, бала профилактик исәпкә алыначак.
Сак булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев