Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләдек
Хәтерләсәгез, апрель аенда, районда эшләүче Дәүләт техник күзәтчелек органы һәм “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге шәхси затларның техникасын тикшерүгә әзерлеге буенча, бәйге игълан иткән иде.
Бүген шушы бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләп уздык.
Районда эшләүче Дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора.
Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөхим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла һәм ул мәҗбүри санала. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре “Иң яхшы техник карауга әзерләү” номинациясе буенча бүләкләнде.
Быелгы җиңүчеләргә бүләкләрне районда эшләүче Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге баш дәүләт инженеры - инспекторы Ильфар Баев һәм “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин тапшырды.
Әлеге бәйгенең җиңүчеләре:
- Югары Мәтәскә авылыннан Эмиль Хәкимов
- Сауш авылыннан Зиннур Хисамов
- Әбдедән Алексей Старшов
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев