Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Бала - төп пассажир!” дигән профилактик чара үтәчәк

14 июльдән 24 июльгә кадәр “Бала - төп пассажир!” профилактик чарасы кысаларында, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаган пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау буенча чаралар комплексы үткәрәчәк.

 

Балигъ булмаган пассажирлар катнашында 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч бала һәлак булган, 86 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Дәүләт автоинспекциясе 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең теләсә кайсы утыргычында, шулай ук 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта йөрткәндә махсус балалар иминлеге кәнәфиен куллану кирәклеге турында искә төшерә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен куркынычсызлык каешын куллану мәҗбүри. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар автокреслоларыннан дөрес файдалану юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем куркынычын сизелерлек киметә: сабыйлар өчен 70 процентка һәм кече яшьтәге балалар өчен 54-80 процентка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев