Балалар арасында йөзү ярышы үткәрелде
Бүген «Дулкын» йөзү бассейнында «Теләче» спорт мәктәбе тарафыннан шәхси эшмәкәр Габелхәй Габделхак улы Гарипов призына 2011- 2017 нче елларда туган малайлар һәм кызлар арасында Теләче муниципаль районы Беренчелегенә йөзү ярышлары узды.
Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Мараков, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, «Теләче» спорт мәктәбе директоры Азат Шәйхетдинов һәм ярышларның сәбәпчесе һәм иганәчесе Габделхәй Гарипов катнашты.
Яшь спортчыларга сәлмләү сүзләрен һәм изге теләкләрен муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Мараков һәм ярышларның сәбәпчесе Габделхәй Гарипов җиткерде. Тантанада муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Мараков районда спортныж йөзү төрен үстерүгә, үсеп килүче буын арасында пополярлаштыруга үзеннән зур өлеш керткән керткән өчен ярышларның иганәчесе Габделхәй Гариповны Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Азактан яшь йөзүчеләр һәм әти-әниләргә рәхмәтен җиткерде.
Бу хакта тулырак «Теләче» газетасының киләсе санынын укып белерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев