Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Балалар һәм яшүсмерләр кичәсе узды

Бүген Теләче авылы үзәк ял паркында “Ура, авылга” проектының Теләче районындагы йомгаклау чарасы булды.

Бәйрәм программасында тәгаенләнгәнчә,  остаханәләр эшләде, лоторея билетлары уйнатылды, республикакүләм “Бию” проекты кысаларында дискотека үткәрелде. Моннан тыш, балалар һәм яшүсмерләр өчен үткәрелгән чарада  милли уеннар белән бергә төрле күңел ачуларга да урын түрдән булды. Чарада өч ел районыбыз авылларында “Ура, авылга!” сменаларында ял иткән балалар, эшләгән әйдаманнар, аларның ярдәмчеләре, әти - әниләр һәм барлык теләүчеләр катнашты.

Чараны шулай ук, район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары  Ранис  Фәйзуллин , VIII сакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физкультура һәм спорт комитеты әгъзасы Рөстәм Кәлимуллин, VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольсфон тамаша кылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев