Балаларга багышланган гомер
Бүген Шармыш авылында яшәүче ветеран укытучы Данилина Антонида Николаевнага 95 яшь тулды.
Әлеге уңайдан аны районның халыкны социаль яклау идарәсе консультанты Аделя Зиябиева, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников һәм якыннары тәбрикләде. Алар Антонида Николаевны олугь юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Владимир Путинның Тәбрикләү хатын тапшырдылар, чәчәкләр һәм җылы юрган бүләк иттеләр.
Антонида Николаевна гомеренең күпчелек өлешен балалар тәрбияләүгә, укытуга багышлаган ханым. Шуның 18 елын ул Алга балалар бакчасында тәрбияче, соңрак, шушы ук авылда башлангыч мәктәптә укытучы булырак хезмәт куя. Аннары, Шармыш төп мәктәбендә интернатта тәрбияче булып эшли. Биредә ул Алга, Петровск, Пановая Гора авыллары балаларын тәрбия кыла. Лаеклы ялга да ул шушы мәктәптән китә.
1955 елда ул Шармыш авылы егете, терлекчелек тармагында хезмәт куючы Василий Данилинга кияүгә чыга. Дус-тату гаиләдә алар дүрт бала - Галина, Марина, Ирина һәм Сергейны тәрбияләп үстерәләр.
Антонида Николаевна бүген улы Сергей, килене Светлана тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Аның җиде оныгы, 11 оныкчыгы бар.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев