Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе 2025 елның беренче яртыеллыгында балалар катнашында аварияләрнең хәвефле статистикасы турында хәбәр итә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 27 кешегә арткан.
Авария хәлендәге төп күрсәткечләр:
- барлык һәлакәтләрнең 48%ы җәяүле балалар катнашында булган;
-велосипедта йөрүче балалар катнашында 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән (балигъ булмаган йөртүчеләр катнашында 11 юл-транспорт һәлакәте);
- юл-транспорт һәлакәтләренең 68 очрагында балаларның саксызлыгы аркасында килеп чыккан.
- Балалар авариясе арту сәбәпле, 2025 елның 1 августыннан 10 августына кадәр Татарстанда “Юлларда балалар!” дигән оператив-профилактик чара үткәреләчәк. Чараның төп максаты : балалар һәм яшүсмерләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга чик кую; балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтү; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча профилактик чаралар үткәрү, – дип хәбәр итте районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, милиция капитаны Илнур Каримуллин.
Нет комментариев