Барсы да егетләр өчен!
Күкчә авылының киң күңелле халкы берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтә.
Волонтерлар, изге күңелле кешеләр турында язмаларыбызда еш яктыртабыз. Каядыр җыелып токмач кисәләр, маскировка өчен сетка бәйлиләр, җылыну, ризык әзерләү өчен махсус мичләр, окоп шәмнәре ясыйлар.
Күкчә авылы халкы да егетләргә ярдәм йөзеннән һәркөнне диярлек, хезмәт куялар. Токмач кисәләр, ипи, яшелчә киптерәләр, сеткалар үрүдә катнашалар. Менә кичә дә, мин килеп кергәндә Күкчә авылы клубы халык белән тулы иде.
- Материалы булгач, эшләүнең бер авырлыгы юк аның. Телефоннан барсына да хәбәр итәм дә, хәзер җыелып килеп тә җитәләр. Әйдә булышабыз, дип кенә торалар. Иң олы апа – Вафина Сания апага 85 яшь. Рәхмәт яусын инде барсына да. Махсус хәрби операция башланганнан бирле шулай эштә без. Башта гуманитар ярдәмнәр җыйдык халыктан. Акча җыелышып егетләр сораган әйберләрне дә алган булды. Токмачлар кистек, киптерер өчен яшелчәләр турап бирдек, коры ашлар өчен. Маскирвка челтәрләре күпләп кирәк , –дигәч, шушы эшкә тотындык, – диде авыл клубы мөдире Рәйханә Антонова.
- Без көн саен 14-15 кеше йөрибез. Мәдәният хезмәткәрләребез Рәйханә белән Илсөяр бик әйбәтләр, менә шуларның сүзләрен тыңлап киләбез. Бу арада маскировка челтәре үрү өчен ленталар кисәбез. Илләребезгә тынычлык килсен, дип телибез инде барыбыз да, – диде апалар.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев