Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер җылы сүз җитә

Төрек -Тәмте авылында яшәүче Фаягөл апа Нуриязданова туган көнен билгеләп узды.

Аны юбилее белән  якыннары һәм район җитәкчелеге дә тәбрикләп изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырды.

Кайнанасы белән дус-тату гомер кичергән Фаягөл апаның бүген урыны түрдә. Балалары, оныклары, оныкчыклары да кадер-хөрмәт күрсәтә.  Кызлары әниләренең  озын гомер итүләренең серен күңелле яхшылыкта булуыннан күрә.  “Бер кешегә ачу, үпкә сакламады, көнләшмәде. Күңеле, гел яхшылыкта булып, кеше өчен  куанып яшәде”,- диделәр.  Алар гармунчы  тормыш иптәше Зәкәрия абый  белән  авылдагы мәҗелесләрнең үзәгендә кайныйлар. Күңелендәге яраларын, сабырлыгы белән бәйләп, матур тормыш юлы узган  Фаягөл апага алга таба да тыныч тормыш теләп калабыз.

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев