Беренче урында Теләченең  «Регион 16» хоккей командасы
Район яңалыклары

Беренче урында Теләченең «Регион 16» хоккей командасы

17 октябрь көнне Саба районының Лесхоз бистәсендә, 2019-2020 елгы командалар арасында, хоккей буенча турнир узды.

Дүрт команда катнашкан ярышта командалар түбәндәге урыннарга бүленде – беренче урында Теләченең  «Регион 16», икенче урында Яшел Үзәннең «Ледокол»,  өченче урында Биектауның  "Биектау авылы», һәм дүртенче урында Питрәчнең «Питрәч» командасы.

Яшь спортчыларыбызны – «Регион 16» командасын, аларның тренеры Нияз Галимовны котлыйбыз, аларга алга таба да зур җиңүләр телибез!  


Нет комментариев