16-18 октябрь көннәрендә Мамадышта, 2015 елгы балалар арасында, хоккей буенча турнир узды.
Бозда 6 көчле команда – "Олимп" (Мамадыш), «Чаллы 2015 " (Чаллы), «Чаллы 2016 "(Чаллы), «Армада» (Апас), «Кречеты» (Минзәлә) һәм «Торнадо» (Теләче авылы) көч сынашты. Киеренке уен йомгаклары буенча «Торнадо» командасы турнирның иң көчле командасы — Апасның «Армада»сыннан гына калышып, мактаулы 2 урынны яулады. Бу искиткеч уен артында тренер Фиданур Мөбәрәкшинның зур хезмәте һәм профессиональлеге тора. Команданы чын күңелдән тәбрик итәбез!
Нет комментариев