Шигырьләремдә - туган ягым
Район яңалыклары

Шигырьләремдә - туган ягым

Район бәйгесе дәвам итә.

Тыныч булсын дөньялар.

Еллар үтә әкрен генә,
Безнең яшьне санап.
Үткән еллар үтсен әйдә
Киләчәк булсын яхшырак.

Имин булсын килер еллар,
Тыныч булсын дөньялар!
Матур итеп тормыш корсын
Без үстергән балалар!

Сандугачлар сайрап торсын,
Гөлләр чәчәк атсыннар.
Һәр туар таң шатлык белән,
Тынычлыкта үтсеннәр.


*********************************************

Авылыма.

Синдә тудым, синдә үстем,
Туган авылым - Шәдкем.
Болыныңда чәчәк җыйдым,
Урманыңда җыйдым чикләвек.
Чишмәләрең синең челтерәп ага,
Кошлар сайрый калын урманда.
Болыннарың тулы җиләк пешә,
Җый гына син аны, иренмә!
Кайса барсам - сагынып кайтам,
Туган авыл, туган нигезне.
Һичбер вакыт ташламаска язсын,
Шәткем сине, мәңне-мәңге!

**********************************

Туган як.

Ямьле минем туган ягым,
Иркен кырлар-басулар.
Урман, алан, болыннары,
Суы тулы елгалар.
Кырларында иген үсә,
Урманнарда бар да бар.
Җиләк тулы болыннары,
Чәчәк тулы аланнар.
Елгаларда су коенсаң,
Арганнарың бетәләр.
Ничек икән шул матурлыкны
Ташлап читкә китәләр!?
Чишмәләрнең салкын суын
Алып эчәм учыма.
Туган якның матурлыгын
Ташлап китмик һичкенә! 


Рамия Габдрахманова, Шәтке - Теләче


Нет комментариев