Балачагым гөрләп үтте синдә,Максабашым – туган авылым...
Туган авылым
Балачагым гөрләп үтте синдә,
Максабашым – туган авылым.
Тук башаклы басу-кырларыңны
Гомерем буе искә алырмын.
Әти-әни йөргән урамнардан
Горур басып атлап үтәмен.
Синдә үткән яшьлек елларымның
Хәтирәсен барлап сүтәмен.
Истән чыкмый инеш суын ерып,
Таш асыннан балык куганнар.
Яланаяк яшел чирәмеңдә,
Каз бәбкәсе саклап йөргәннәр.
Җиләк җыйдым болын-тугаенда,
Күбәләкләр кудым болында.
Күпме сөйләсәм дә аз булыр күк,
Туган авылым, синең турында.
Азан әйтеп каршы ала безне
Юл читендә Сәлим коесы.
Көмеш суын эчеп шифа таба,
Авылымның кече, олысы.
Таң атканда моңлы сандугачның
Җыры якын бигрәк күңелгә.
Бай тарихлы булып кал син, авылым,
Бездән соң да килгән буынга.
Миннебаева Ләлә, Максабаш авылы, 16 октябрь.
Нет комментариев