Безгә язалар
Казаклар клубында авыл үзешчәннәре сәхнәләштергән Данил Салиховның “Өзелгән йөзем” драмасын карарга туры килде. Спектакльдә уйнаган шушы алты кеше бөтен залны елатты.
Чын күңелдән рәхмәт аларга, бирелеп уйнаганнары өчен. Спектакльдә вакыйгалар Бөек Ватан сугышы елларында бара. Татар солдаты, яраланып, госпитальдә ята. Бер шәфкать туташы аны карый, дәвалый. Бу егеткә карата күңелендә мәхәббәт хисе кабына. Ләкин аларның юллары аерыла, солдат туган ягына кайтып китә, тормыш корып җибәрә. Еллар узгач, кавышсалар да, бәхетсезлек сагалап тора... Спектакльне карагач, уңай сыйфатларга безгә дә өйрәнергә кирәк, дигән фикергә килгәндер күп тамашачы. Төп герой Сәлимгәрәйне уйнаучы авыл клубы мөдире Мөнәвәр Мөхәммәдиевны профессиональ артистларга тиңләрлек. Шәфкать туташы ролен Ландыш Аскарова бик килештереп уйнады, ә ярдәмчел, шәфкатьле күрше карчыгын чагылдырган Альбина Рахматуллина шулай ук рольне оста башкарды. Айсылу Мөлекова, Рөстәм Рахматуллин, Фәнис Мөхәммәтҗановларның уйнавын да халык бик яратты. Фәнис сәхнәдән бер - ике ел югалып торган иде, менә быел тәвәкәлләп спектакльдә катнашырга булган. Рөстәмнең дә роле үзенә бик туры килеп тора. Айсылу бөтенләй роленә кереп китеп, бик оста уйнады. Алар барсы да геройларының уй-кичерешләрен ачып бирә алдылар. Шушы алты кеше клубтагы халыкны елатты ул көнне. Без күз яшен сөртә-сөртә карадык, аннары көчле итеп алкышладык. Тавыш операторы Рафил Хуҗинга да зур рәхмәтебез.Төп эшләреннән аерылып, шундый матур чарада катнашучы җирлегебез яшьләренә рәхмәт әйтәбез, киләчәктә матур спектакльләр көтеп калабыз! Шулай бергә җыелып, тыныч тормышның кадерен белү, булганына шөкер итәргә кирәклекне аңлау кебек хисләр белән өйләргә таралыштык. Алга таба да киләсе бәйрәмнәрне бергә үткәрергә насыйп булсын!
Гөлгенә Солтангәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев