Бүген бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне
Кулланучылар хокукы - үз эченә хокукның төрле (гражданлык, административ, җинаять) тармакларын эченә алучы, гражданнарның әхлак, матди һәм башка кыйммәтләрен саклау һәм канәгатьләндерү мөнәсәбәтләрен җайга салучы комплекслы тармак.
Хезмәт күрсәтү һәм ихтыяҗларны канәгатьләндерү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне дәүләт тарафыннан җайга салу мөһимлеге 60 елларда АКШ президенты Дж. Кеннединың Конгресстагы чыгышыннан соң ачыклана. Максаты - кулланучыларны яклау өчен килешү мөнәсәбәтләренә турыдан-туры катнашуны норматив кысаларга кертү. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә дә кулланучыларның хокукларын яклауда мөһим булган дүрт принцип формалаша:
-Куркынычсызлыкка хокук, тормыш, тирә-юнь куркынычсызлыгы, кулланучының иминлеге, товарны файдалану, саклау, күчерү һәм утильләштерү вакытында кулланучының малына зыян китермәү;
- Мәгълүматка хокук, ягъни кулланучыга һәрбер сатып алынучы товар турында дөрес мәгълүмат бирү. Ул сайлап алу хокукы белән бәйле, чөнки мәгълүмат - дөрес сайлау критерие;
- Ишетелү хокукы, ягъни һәрбер кулланучының сүз иреге, ышану иреге һәм үз фикерен курыкмый әйтү хокукы. Әлеге хокук мәгълүматны һәм идеяләрне һәркайсы законлы юллар белән эзләү, табу һәм тарату хокукын үз эченә ала;
-Сәламәт тирә-юньгә хокук, ягъни һәр кеше чиста әйләнә-тирәлеккә, аның торышы турында дөрес мәгълүматка һәм аннан сәламәтлегенә яки милегенә килгән зыянны каплау хокукына ия. Әлеге принцип шулай ук кайбер халыкара һәм дәүләт норматив-хокукый актларына, мәсәлән, РФ Конституциясе, Кеше хокукларының гомум декларациясенә төп нигез булып тора.
70 нче елларда Европа берләшмәләре Комиссиясе кысаларында барлыкка килгән "Кулланучылар хокукларын яклау буенча консультатив комитет", аннан соң ун еллап узгач, 80 нче елларда Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан хупланган кулланучылар хокукларын яклауның төп принциплары күп кенә илләрнең кулланучылар хокуклары өчен нигез булып торалар. Россиядә ул вакытта кулланучылар хокукларын яклау җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган була әле. Бары 1992 елда гына "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" гы закон БМО ның Генераль Ассамблеясе резолюциясендә теркәлгән хокукларны тулысынча якларга мөмкинлек бирә. РФ Югары Советы кабул иткән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" гы закон - гражданнарның куркынычсыз һәм сыйфатлы продукциягә ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән беренче норматив актларның берсе. Бу законда шулай ук продукциянең сыйфаты, аның турында мәгълүмат бирү, гарантия һәм башка срокларны нормалаштыру принциплары һәм кулланучыларның хокукларын бозган очракта җаваплылык хакында да мәгълүмат бар.
Зөлфия Ибраһимова.
Чыганак: http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_305/
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев