Бүген суд хезмәткәрләре көне
Район яңалыклары

Бүген суд хезмәткәрләре көне

Россиядә ел саен 5 ноябрьдә суд хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк. Бу хактагы карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.

Районыбызның барлык суд хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез һәм аларга ныклы сәламәтлек, көч һәм авыр эшләрендә җиңеллек телибез!

Сез төгәллек, сабырлык, кешелеклелек кебек сыйфатларны саклаган хәлдә, төп бурычыгыз - законнарны үтәүне намус белән, җиренә җиткереп башкарасыз, Канунның көче – аны үтәүдә икәнлеген тагын бер кат раслыйсыз. Хезмәтегез, районның һәм анда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау эшенә җаваплы каравыгыз өчен зур  рәхмәт сезгә! 

 


Нет комментариев